Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск бакчачыларына файдалы киңәшләр: фитофтораны ничек җиңәргә

Фитофтора иң элек аскы яфракларда, дымга якынрак урында күренә. Көн саен үсемлекләрне карап торып, саклагыч алымнар кулланырга була. Мәсәлән, сарымсак суы. Моның өчен 150-200 грамм сарымсакны ваклап турап, бер чиләк суга салырга һәм берничә сәгать төнәтергә. Сибәр алдыннан сабын өстәгез, бу эремә яфракларга ябышып калсын өчен кирәк. Әгәр җәй яңгырлы...

Фитофтора иң элек аскы яфракларда, дымга якынрак урында күренә. Көн саен үсемлекләрне карап торып, саклагыч алымнар кулланырга була. Мәсәлән, сарымсак суы. Моның өчен 150-200 грамм сарымсакны ваклап турап, бер чиләк суга салырга һәм берничә сәгать төнәтергә. Сибәр алдыннан сабын өстәгез, бу эремә яфракларга ябышып калсын өчен кирәк.

Әгәр җәй яңгырлы килсә, бордос сыекчасы кулланырга була. Эмаль савытка 8 литр су һәм 100 гр бакыр купоросын 1 литр җылы суда эретеп салырга. Аерым банкада 130 гр сүндерелмәгән известьне аз гына су белән сүндерергә. Хасил булган сыеклыкны 1 литр күләменә җиткерергә кирәк. Нәтиҗәдә, 10 литр әзер бордос сыекчасы барлыкка килә. Сыекчаны ясаган көнне генә сибәргә кирәк, икенче көнгә ул яраклы булмый.

"Акчарлак"тан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев