Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск чибәрләренә матурлык эликсиры

Чәчләрнең төсе югалса, тырнаклар тиз сына башласа, күз астында «капчыклар» барлыкка килсә, һәр иртә түбәндәге рецепт буенча әзерләнгән эчемлекне эчегез. Бер атнадан нәтиҗәсен дә күрерсез. Аның өчен 300 гр сөт, өч аш кашыгы коры солы лачаулары, бер банан һәм бер аш кашыгы бал кирәк була. Солы лачаулары өстенә сөтне башта...

Чәчләрнең төсе югалса, тырнаклар тиз сына башласа, күз астында «капчыклар» барлыкка килсә, һәр иртә түбәндәге рецепт буенча әзерләнгән эчемлекне эчегез. Бер атнадан нәтиҗәсен дә күрерсез.


Аның өчен 300 гр сөт, өч аш кашыгы коры солы лачаулары, бер банан һәм бер аш кашыгы бал кирәк була. Солы лачаулары өстенә сөтне башта өч-дүрт кашык кына салыгыз. Аны блендерда төегез, шунда ук изелгән банан салыгыз, бал һәм калган сөтне агызып болгатыгыз.

Матурлык эликсиры әзерләүнең тагын бер ысулы: бер зур грейпфрутны юып, икегә бүлеп, эчендәге йомшагын кашык белән алабыз да блендерда боламык хәленә килгәнче болгатабыз. Аңа бер аш кашыгы бал кушабыз. Грейпфрутлы эликсирны төшке ашны ашап ярты сәгать үткәч эчәргә кирәк.

Әлеге витаминлы эчемлек организмнан артык холестеринны чыгара, матдәләр алмашын яхшырта торган пектинга бай. Шуның өстенә ул калорияләрне дә яндыра. Гипертония, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан җәфаланучылар өчен дә файдасы бар.

http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X