Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск эчке эшләр бүлегенә "Студентлар десанты" килде (фотолар)

Лениногорск эчке эшләр бүлегендә ел саен үткәрелә торган “Студентлар десанты” акциясе узды, мәктәпләрдән кызлар-егетләр килде.


Студентлар көне алдыннан ел саен бу акция үткәрелә. Яшь кызларга-егетләргә полиция хезмәткәрләренең эшчәнлеге турында сөйлибез.

Эксперт-криминалистика төркеме җитәкчесе Ольга Филиппованың үз төркемнәренең эшчәнлекләре турында сөйләү укучыларга тагын да кызыклы булды. Ольга экспертның махсус чемоданын күрсәтеп, тикшерү эшенең төрләре турында чыгыш ясады.

“Студентлар десанты” ирекле дружиналар эшчәнлеге белән дә танышты. Халык дружиналары турында күбрәк белде. Аннан алар музейга керде. Һәм тирда булдылар.

Әлбәттә, безгә экскурсиягә килүчеләр полициядә хезмәт итүче эт янында булмыйча китмиләр. Альма кушаматлы эт – республика ярышлары җиңүчесе – үз һөнәрләрен күрсәтте. Кинологлар үз чиратында укучыларны хезмәт этләре белән эшләү үзенчәлекләре турында сөйләде.

Соңыннан шәхси состав белән эшләүче бүлек начальнигы ярдәмчесе Екатерина Шукова эчке эшләр органнарына хезмәт итүгә таләп ителгән кагыйдәләр белән таныштырды, Россия Эчке эшләр министрлыгы системасының уку йортлары белән таныштырды. Укучылар мондый очрашуда булуларына шат иде.


Эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев