Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск гаиләсе шәҗәрәләр бәйрәмендә "Без тарихта эзлебез" конкурсының зональ этабында катнашты

- Конкурска барып, күп кенә гаиләләр белән таныштык, гаиләләрдәге традицияләрне күрдек. Безнең халык бай мираслы икән, - дип сөйли Венера Нигъмәтуллина.

 Күптән түгел Нигъмәтуллиннар-Фәрхетдиновлар гаиләсе шәҗәрәләр бәйрәменең зональ этабында катнашып кайтты.

Татарстан районнарында “Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр конкурсының зональ этаплары бара. Әлмәттә узган зональ этапка Лениногорск, Чирмешән, Бөгелмә, Азнакай, Баулы, Мөслим, Сарман, Ютазы районнарыннан гаиләләр җыелды. Һәр гаилә үзенең традицияләре, иҗади сәләтләре белән бай. Һәр гаиләнең үзенә генә хас гадәте була. Туган як тарихында якты эз калдырган гаиләләр дә бар. Әнә шундый җылы тойгыларны үз эченә алган бу “Тарихта без эзлебез” конкурсы.

Лениногорск районын Нигъмәтуллиннар гаиләсе тәкъдим итте. Анда Рәмзия-Булат гаиләсе һәм Венера Нигъмәтуллина улы Таһир белән катнашты. Конкурс шартлары буенча гаилә ризыгын, милли ризыкны тәкъдим итәргә, “Таныш булыгыз: минем гаиләм, минем нәселем” визит карточкасын күрсәтергә, биредә концерт номеры тәкъдим итәргә тиешләр иде. Билгеле, шәҗәрәне дә тәкъдим итәргә кирәк була.

Нигъмәтуллиннар гаиләсе өстәлдә бик күп төрле милли ризыклар тәкъдим итә. Шулай ук бакчаларында үстергән яшелчәләрне куялар. Венера ханым үзе гел пешеренеп тора. Шулай ук Рәмзия ханым да кул эшенә, пешеренүгә оста. Өстәлләре бик мулдан булган.

Әлеге гаиләдә 4 яшьлек Таһир – кечкенә артист инде. Ул  сәхнәдә чыгыш ясап, күбесендә соклану уяткан.

Шәҗәрә төзү ягыннан әлеге гаилә зур эш башкарган. Әтиләре ягыннан 11 буын ата-бабаларын ачыклый, белә алганнар.
-    Гаиләдә татулык, тугрылык, олыларны хөрмәт итү, бер-береңә булышу – безнең гаиләнең девизы. Әлеге конкурста җиңү яуламасак та, бәйге безнең берничә буынны тагын да якынайтты, башкаларны да күрдек, - ди Венера.

Тулырак "Заман сулышы" газетында укыгыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X