Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск керәшеннәре “Питрау” бәйрәменә барды

12 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында керәшеннәрнең республика бәйрәме - Питрау үтте. Ул быел 15 нче тапкыр уздырылды. Бәйрәмнең кунаклары - Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфаров, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов иде. Мәйданчыкларда төрле бәйгеләр, тамашалар уздырылды. Кич белән көрәш башланды. Өч...

12 июльдә Мамадыш районының Җөри авылында керәшеннәрнең республика бәйрәме - Питрау үтте. Ул быел 15 нче тапкыр уздырылды. Бәйрәмнең кунаклары - Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфаров, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов иде.
Мәйданчыкларда төрле бәйгеләр, тамашалар уздырылды. Кич белән көрәш башланды. Өч батыр өчен өч автомобиль әзерләп куелган иде. Лазерлы шоу да сокландыргыч булып, халыкка ошады.
Питрауда Федотовка мәдәният йортының "Аланлык" керәшен фольклор коллективы да катнашып кайтты. Алар бәйрәмне тантаналы төстә ачуда катнашты, безнең район керәшеннәрен тәкъдим итте. Сәхнәдә чыгыш ясап, Диплом алып кайттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: питрау