Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск китапханәчеләре "Йөгерүче китап" Бөтенроссия социомәдәни акциясе кушылды

Әлеге акция 1 сентябрьдә уза һәм Белем көненә, илебездәге атом тармагының 75 еллыгына багышлана. 2018 елдан башлап үткәрелә торган акция китапханә җәмәгатьчелеге вәкилләрен һәм Мәскәүдән алып Владивостокка кадәр китап сөючеләрне берләштерә.



  Көзге йөгерештә Лениногорск үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәләре дә катнашты.

 Акциядә катнашучыларның маршруты шәһәр урамнары буйлап узды. Китапханәчеләр барлык маршрут буенча үтеп баручыларга аларның эрудицияләрен, зирәклекләрен тикшерү өчен сораулар бирделәр һәм истәлекле буклетлар, флаерлар тапшырдылар.

Маршрут берничә урыннан узды: Мулланур Вахитов бюсты, Габдулла Тукай һәйкәле, Михаил Фомин барельефы, Чернобыльчеләр һәйкәле яны. Акция Тукай урамында тәмамланды. Биредә чарада катнашучылар өчен «Кызыклы дәресләр илендә» дигән интеллектуаль мәйданчык оештырылган иде, анда балалар белән кызыклы уеннар, конкурслар һәм викториналар үткәрелде.

Үзәк китапханә

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев