Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск җәмәгатьчелек үзидарәләре Бөек Җиңүгә багышлап сәнгать фестивале үткәрде

Бөек Җиңү көненә багышлап, җәмәгатьчелек үзидарәләре сугышчан-патриотик сәнгать фестивале үткәрде. Фестиваль “Юбилейный” ял паркында 6 нчы майда булды.

. Ял паркы сабантуй мәйданы сыман гөрләп торды бу көнне. Барлык микрорайоннарның талантлы җырчылары, нәфис сүз осталары, бию төркемнәре , тамашачылар, кыскасы, бөтен шәһәр кузгалган иде.

Үзешчән сәнгать бәйгесен муниципаль район башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова рәислегендәге өч кешелек жюри бәяләде. Әлбәттә чыгышлар да тел-теш тидерерлек булмады. Мәсәлән, фестивальдә чыгыш ясаган мәктәпләр, үзешчән төркемнәр сәхнәгә чыгып җырлап кына калмыйча, башкарган җырларына сәхнә күренеше дә  уйлап чыгарган иде. Шуңа күрә чыгышлары да гади башкару гына булып калмады,  ул тамашачының хәтерен яңартып, авыр сугыш еллары чорына алып кереп китте. Андагы геройлар кичергән хисләрне кичереп, аларга теләктәшлек белдереп, көч-куәт биреп утырырлык ясады. 

 4 нче  мәктәп укучысы Булат Касыймовның Бөек Җиңү көненә ик җитди итеп әзерләнгәнлеге тышкы кыяфәтеннән үк күренеп тора иде. Ул фестиваль сәхнәсенә чыгып чын хәрбиләрчә куелган тавыш белән  шигырь укыды. Тамашачыларның озакка сузылган алкышларына да лаек булды. Аның чыгышын бик ошатып,”менә ичмасам булачак генерал” дип әйтүчеләр дә күп булды.

13 нче җәмәгатьчелек үзидарәсенә караган 12 нче лицей укучылары төркеме, үзләре башкарган “Май вальсы” җырыннан бәләкәй генә спектакль ясаган иде. Инде алда әйтеп үткәнчә, җырның тамашачыга шулай баетылып җиткерелүе, аларның үзләрен дә вальска кушылырга мәҗбүр итте. 

Фестивальдә шәһәребездә танылган ансамбльләр кунак буларак чыгыш ясады. Аларның берсе – “Сүнмәс ялкын” төркеме. Аларның татар халык җырларын да,  композиторлар иҗат иткәннәрен дә милли аһәң белән башкаруларын беләбез. Бу бәйгегә дә җырлы-биюле чыгышлары белән  ямь өстәделәр. Сугышчан- патриотик фестивльнең тагын бер кунагы, үзебезнең Лениногорскида гына түгел, үзәк телевидениеләрнең берсендә баручы балалар җыр бәйгесендә җиңү яулаган  Владимир Скрипаль  булды.

Әлбәттә, үзебездә генә түгел, ил буенча танылган якташыбызның җырлавы җиңү көненә зур бүләк.  Шулай ук, Зөлфия Витакова  җитәкләгән данлыклы “Пируэт” бию төркеме дә  бәйгегә  чыгыш ясап, мәйданны җилкендерми калмады.Фестивальне карарга өлкән яшьтәге кешеләр дә күпләп килде, сугыш һәм тыл ветераннарына, әлеге чара башында ук Гөлфирә Рафикова тәбрикләп, бәйрәм күчтәнәче биргән иде инде. Ә үзләренең яшьлек заманыннан килгән җыр-биюләрне ветераннар ихлас бирелеп карады, кайбер артистларны кабат чакырып кул чаптылар хәтта.

Фестивальнең җиңүчеләре дә күбәү, аларга грамоталар бүләкләр тапшырылды. Аерым чыгышларда җиңүчеләрдән тыш, бу бәйге тагын бер җиңү китерде дисәң дә ялгышу булмас, ул – бердәмлек һәм дуслык җиңүе. Бөек Җиңү бәйрәме көннәрендә бу аеруча якты төс алды.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев