Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск мөхтәсибәте форумда катнашты

Лениногорск шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин җитәкчелегендә 5 кешелек делегация кичә Казанда узган мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәре Форумында катнашты.

 

Әлеге чара «Хәзерге Россиянең фәнни-мәгариф киңлегендә традицион диннәр теологиясе» халыкара симпозиумы кысаларында оештырылды.

Мөселман уку йортлары мөгаллимнәре Форум вакытында, аерым алганда, дини уку йортларында белем бирү үзенчәлекләре, Татарстан Республикасында дини белем һәм дини тәрбия бирү системасы белән бәйле мәсьәләләрне карадылар.

Имам-мөхтәсиб Исмаил хәзрәт форумда чыгыш  ясады.

Фото: скриншот

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев