Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск әниләренә Таһир Шәмсуаровтан бәйрәм күчтәнәче

Сине көтәр кеше барында Тугаң җиргә аяк басу бәйрәм, Сине көтәр кеше барында. Сагынмаса кошлар кайтмас иде, Ак кораб ул язмыш ярында. Ачык капка, ачык күңел белән Ишек алларына керүе. Ак яулыклы нурлы әниеңнең Елмаюлы йөзен күрүе. Сагынмаган бала тумагандыр, Сабый чагың керә төшемә. Кан тартмаса- җаны тартуына Читтә генә...

Сине көтәр кеше барында

Тугаң җиргә аяк басу бәйрәм,

Сине көтәр кеше барында.

Сагынмаса кошлар кайтмас иде,

Ак кораб ул язмыш ярында.

Ачык капка, ачык күңел белән

Ишек алларына керүе.

Ак яулыклы нурлы әниеңнең

Елмаюлы йөзен күрүе.

Сагынмаган бала тумагандыр,

Сабый чагың керә төшемә.

Кан тартмаса- җаны тартуына

Читтә генә кеше төшенә.

Мин бу хакта әйттем бугай инде

Кабатлыймые менә тагын да.

Төп нигездә язлар каршы ала

Әти-әни исән чагында.

Сагынмаса кошлар кайтмас иде,

Чакыручы тылсым бар анда.

Туган җиргә кайтмый кара менә

Сине көтәр кешең булган да.

Таһир Шәмсуаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев