Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Пенсия фонды хәбәр итә: алдан пенсиягә чыгу өчен яңа нигезләмәләр

Зур стажы булган кешеләргә пенсия билгеләү


Пенсиягә вакытыннан алда чыгу буенча элеккеге ташламаларны саклап калудан тыш, пенсияне иртәрәк билгеләү өчен яңа нигез кертелә. Пенсиягә чыгу хокукын ике елга иртәрәк алу мөмкинлеге 37 ел стажы булган хатын-кызларга һәм 42 ел стажы булган ир-атларга биреләчәк. Закон нигезендә расланган үзгәрешләр мондый мөмкинлек ир-атлар өчен 60 яшь, ә хатын-кызлар өчен 55 яшь итеп билгели.

 

Күп балалы хатын-кызларга пенсия билгеләү
Өч яки дүрт бала тәрбияләгән хатын-кызлар вакытыннан алда өч һәм дүрт елга пенсиягә чыга алачаклар.Әгәр хатын-кызның өч баласы булса, ул пенсиягә өч ел алда чыга ала, дүрт баласы булса дүрт ел алда. Моның өчен гомуми стажы 15 ел булырга тиеш.

 

Эшсез кешеләргә пенсия билгеләү
Пенсия алды кешеләренең эшкә урнашу мөмкинлеге булмаганда, билгеләнгән пенсия яшеннән  иртәрәк пенсиягә чыга алалар.Мондый очракларда пенсия ике елга алда билгеләнергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев