Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск пенсия фонды бүлеге аңлатма бирә

Эшләүче пенсионерлар, пенсияләренең эштән туктагач күпме булачагын белә алалар.

Эштән туктаганнан соң, пенсия күләмен белү өчен, пенсия фондының  клиентлар белән эшләү хезмәтеннән, яки  сайтыннан белешмә алырга була.  Белешмә алу өчен  шәхси кабинетның “Пенсия” бүлегенә кереп, “Билгеләнгән пенсия һәм түләүләр турында белешмә алу” сервисына заказ бирергә кирәк.  Белешмәдәге мәгълумат  заказ бирелгән вакыттан  чыгып, көчәйтелгән квалификацияле имза белән PDF  форматында бирелә .  Анда пенсионерның исем-фамилиясе, туган елы, СНИЛС,  пенсия фонды бүлекчәсенең исеме, белешмәнең кайчан бирелүе һәм пенсиянең күләме турында  мәгълумат булачак.

   Хәзерге вакытта эшләүче пенсионерларның пенсиясе  индексацияләнми,  дөресрәге, пенсия күләменең артуы пенсионерның  фондтагы шәхси исәбендә генә теркәлә. Шуңа күрә, эшләүче пенсионерга бирелгән белешмәдә пенсия ике төрле күрсәтелә.  Белешмәдәге өстәге юлда –  эштән туктагач биреләчәк пенсия, ә түбәнге юлда – хәзерге вакытта алына торганы.  Эшләүче пенсионер эштән туктаганның  дүртенче аенда  индексацияләнгән пенсия ала башлый, әлеге исәпкә алдагы өч айның да  индексациясе  кертелеп түләнә.

   Пенсия турында мәгълуматны  дәүләт хезмәте порталы аша да  алырга була. Моның өчен пенсия фондына барып йөрү соралмый.  Пенсия фонды бүлегенең клиентлар белән эшләү хезмәте телефоны: 8(800) 600-03-57, сорауларыгыз булса шалтыратырга мөмкин.

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев