Заман сулышы

Лениногорск Пенсия фонды мошенниклыкның яңа төре турында кисәтте

Аферистлар иминият тупланмаларын кире кайтару турында ялган мәгълүмат тарата.

Интернетта мошенниклыкның яңа төре барлыкка килгән — e-mail адресына иминият тупланмаларын кайтару турында ялган мәгълүмат җибәрәләр.

Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан буенча бүлекчәсе матбугат хезмәтендә кисәттеләр.

«Кире кайтаруны теркәү» төймәсенә басарга ярамый, билгесез сайтларда үзегезнең банк карталары мәгълүматларын тутырмагыз. Мошенниклар тозагына эләкмәгез, уяу булыгыз», — дип мөрәҗәгать итте Татарстан халкына фондның төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Эдуард Вафин.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: