Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск политехника колледжында региональ чемпионат

Лениногорск политехник колледжында, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» төбәк чемпионаты ачылды.

Лениногорск политехника колледжының  махсуслаштырылган компетенцияләр үзәге ,  2019 елдан башлап үз мәйданнарында «Абилимпикс»  чемпионатын үткәрә. Өч ел эчендә анда Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан 63 конкурсант һәм 47 эксперт катнашты: Казан, Түбән Кама, Азнакай, Норлат , Буа , Лаеш , Чистай,  Яшел Үзән районы, Кукмара районы, Лениногорскиның  үз  вәкилләре катнашты.

Быел Лениногорск политехника колледжы базасында,  23-24 нче сентябрь көннәрендә,  «Абилимпикс» чемпионатында коры төзелеш һәм штукатурлау эше, икътисад һәм бухгалтерлык исәбе буенча 24 конкурсант һәм 20 эксперт катнаша.   Ике көн дәвамында өч категориядә - белгечләр, студентлар һәм мәктәп укучылары  үз һөнәрләре буенча  осталыкта көч сынаша.

Ярыш көннәре дәвамында чемпионатта катнашучылар   политехника  колледжының  20 волонтеры карамагында булачаклар, алар конкурсантларга, экспертларга һәм кунакларга  төрле юнәлештә ярдәм күрсәтергә әзер торалар. 

2021 елның 4-17 октябрендә   политехника коллежды  мәйданчыкларында,  инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында «Абилимпикс» көндезге-дистанцион форматта  узачак. Ул һөнәри  осталык  буенча  VII Милли  чемпионатның сайлап алу этабы  булачак.  Чемпионатның әлеге этабында җиңүчеләр Мәскәү шәһәренә үтәчәк   финал ярышларында катнашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев