Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск район башлыгы Рәгать Хөсәенов праймеризда катнашты 

Бүген районда праймериз – алдан тавыш бирү уза. Бездә 9 хисап участогы эшли. Шуның 5се шәһәрдә, дүртесе районда.



Сайлаучыларга ике бюллетень бирәләр: берсендә – “Бердәм Россия”дән кандидатларның республика исемлеге, икенчесендә – бер мандатлы округ буенча депутатлыкка кандидатлар күрсәтелгән.


Бүген иртәдән беренчеләрдән булып район башлыгы Рәгать Хөсәенов 4нче мәктәптә урнашкан хисап участогына килеп, үз тавышын бирде.


Рәгать Хөсәенов оныклары белән килгән. Сайлагач, район башлыгы җирле массакүләм мәгъләмат чаралары белән сөйләшеп алды.


Аның әйтүенчә, “Бердәм Россия” партиясе төгәл, конкрет эшләре белән эшчәнлеген раслый. 
-    Лениногорскилылар праймеризда актив катнаша, үз фикерен белдерә. “Бердәм Россия” лидерлар рәтендә бара, төрле проектларны гамәлгә ашыра. 
Яңа чакырылыш депутлары халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән милли проектларны кертер, - ди Рәгать Галиәгъзамович.


Хисап участоклары кичке 8гә кадәр эшләячәк. 

Сайлауга мәҗбүриләп түгел, теләгән кешене чакыралар. “Бердәм Россия” генә депутатлыкка кандидатларны шул рәвештә сайлап ала, халык фикерен белә.

Мәгълүм булганча, быел республика Дәүләт Советына депутатлар 8 сентябрьдә сайланачак.

Текст һәм фотолар: Розалия Мостафина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев