Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы халкы чиста су эчәме?

Лениногорск районы халкының күпчелеге көндәлек тормышта ашау-эчүгә краннан килгән суны файдалана, бик азы гына чишмә суын эчә. Ләкин краннан килгән су никадәр дәрәҗәдә яраклы соң? Су - яшәү чыганагы дип әйтәбез. Ләкин, беренче чиратта, аның сыйфаты яхшы булуы кирәк. Хәзерге шартларда халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү мәсьәләсе бик кискен...

Лениногорск районы халкының күпчелеге көндәлек тормышта ашау-эчүгә краннан килгән суны файдалана, бик азы гына чишмә суын эчә. Ләкин краннан килгән су никадәр дәрәҗәдә яраклы соң?
Су - яшәү чыганагы дип әйтәбез. Ләкин, беренче чиратта, аның сыйфаты яхшы булуы кирәк. Хәзерге шартларда халыкны сыйфатлы су белән тәэмин итү мәсьәләсе бик кискен тора.
1960 нчы еллар ахырында Татарстанның нефть чыгаручы районнары территориясендә җир асты суларының сыйфаты начарлана башлады һәм бу гомуми минерализациядә, сульфатларның концентрациясендә чагылды. 1970 елдан соң райондагы чишмәләрдә тозлар барлыкка килде, мәсәлән, хлоридлар бер литр суда 1 мең 300дән 2 мең 100 миллиграммга җитте, ә норма буенча 350 мг булырга тиеш. Шулай ук бер литр суда 45 мг нитрат тиешле урынга, ул 60ка җитте.
Эчә торган су тагын да начарланып китмәсен өчен соңгы елларда Татарстанның нефть районнарында табигатьне саклау һәм санитар-гигиеник чаралар үткәрелә башлады. Алар су ресурсларын дөрес, нигезле файдалануга һәм халыкны су белән тәэмин итү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән. Бу нәрсәдә күренә соң? Беренчедән, нефть промышленносте объектларында экологик куркынычсызлык арта, коррозиягә каршы торучан белән тышланган яңа металл-пластмасс торбалар кулланышка кертелә, бу үз чиратында нефть чыгару тармагында аварияләрне киметергә ярдәм итә, экологияне азрак пычрата. "Татарстанның көньяк-көнчыгыштагы поселоклар һәм шәһәрләрне су белән тәэмин итү шартын яхшырту концепциясе" буенча Әлмәттә - торбаүткәргечтән килүче суны чистартып чыгаручы, Лениногорскида эчә торган суны шешәләргә агызу җайланмасы ясалган. Чишмәләрне карау, төзекләндерү буенча шактый гына эшләр дә башкарыла. Гомумән алганда, Татарстанның гигиена белгечләре фикеренчә, су-чишмәләрнең сыйфаты стабильләшкән. Ләкин моның белән тукталып калмыйча, киләчәктә планлы рәвештә сыйфатын яхшыртуны дәвам итәргә иде.
Лениногорск шәһәре һәм районында су белән тәэмин итүнең үзәкләшкән система пробасында санитар-химик күрсәткечләрнең кимүе күзәтелә. Суның стандарт булмаган пробасы проценты үзәкләшкән системада 6 ел дәвамында (2007-2013) 2,3 мәртәбәгә кадәр, ә суүткәргеч челтәрдә алты мәртәбәгә кадәр кимеде. Без моны яхшы күрсәткеч дип саныйбыз. Шулай да кайбер авыл җирлекләрендә санитар-химик күрсәткечләрнең ярашмавы күзәтелә.
Шулай ук бер генә су чыганагында да яраклы күләмдә фтор күзәтелми. Пычрануга китерүче сәбәпләр күп: санитар саклау зоналарында режимлы чараларны кулланмау, суүткәргеч челтәрләренең таушалуы, су җыелу мәйданнарының зур булуы, зарарсызландыру, йогышсызландыру чаралары ясамау.
Шунысын да онытмаска кирәк: суның сыйфаты турыдан-туры сәламәтлеккә йогынты ясый. Су белән организмга керүче пычрак матдәләр бәвел, нерв, кан әйләнү системалары, ашкайнату органнары, иммун һәм эндокрин системасы, тире катламы, кан авырулары китереп чыгарырга сәләтле. Районында 2007-2012 еллар аралыгында балалар арасында авыру 5,2 процентка, ашкайнату органнары авырулары - 5, сулыш органнары авырулары 20 процентка арту күзәтелде. Шулай ук эндокрин системасы авырулары да 1,8 тапкырга арту - аянычлы хәл.
Мондый очракта иң кулай юл нәрсә соң? "Эчә торган су һәм су белән тәэмин итү турында"гы Федераль закон кабул ителгән чорда максатчан программа эшләү - бик кирәкле гамәл. Әлеге программаның су сыйфатын норматив таләпләргә китерү максаты белән барлык фәнни-практик тәкъдимнәр кертелеп төзелүе кирәк. Ә безнең район өчен шундый программа бик тә актуаль булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су