Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районының 12 авылын су басарга мөмкин

Язгы ташу вакытында Лениногорск районының 12 авылын су басарга мөмкин. Моны булдырмас өчен нәрсәләр эшләнә? Фаразлаулар буенча су басу апрель урталарында көтелә. 246 йортка су басу куркынычы яный. Сугышлы, Сарабиккол, Бәкер, Иске Иштирәк, Урмышлы, Иске Писмән, Зәй-Каратай авылларында гидрологик постлар оештырылачак. Көненә 2 тапкыр (ситуация катлауланса 4 тапкыр) күтәрелгән су...

Язгы ташу вакытында Лениногорск районының 12 авылын су басарга мөмкин.
Моны булдырмас өчен нәрсәләр эшләнә?
Фаразлаулар буенча су басу апрель урталарында көтелә. 246 йортка су басу куркынычы яный. Сугышлы, Сарабиккол, Бәкер, Иске Иштирәк, Урмышлы, Иске Писмән, Зәй-Каратай авылларында гидрологик постлар оештырылачак. Көненә 2 тапкыр (ситуация катлауланса 4 тапкыр) күтәрелгән су биеклеге күрсәткече Лениногорск районы буенча бердәм диспетчерлык хезмәтенә биреләчәк.
Язгы ташу зыян китермәсен өчен районда күперләр чистартылган, инерт материаллар запасы, шулай ук махсус техника һәм башкалар әзерләнгән.
Хәзерге вакытта Лениногорск шәһәре һәм районы территориясендә гидрологик хәл нормада. Шулай да, тынычланырга ярамый, язгы ташу белән шаярмаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: половодье Лениногорск