Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районының Федотовка авылында чишмә ачылды

Үткән атнада Федотовка авылы халкы изге урыннарның берсе-чишмә янына җыелды. Бу көнне төзекләндерелгәннән соң тантаналы рәвештә чишмә ачылды. Әлеге чишмә "Тәреле" дип атала. Әйтергә кирәк, авылда бердәнбер шундый исемдәге чишмә ул. Аның ташында электән үк уеп ясалган хач булганга, шундый исемне алган. Ул авылдан читтәрәк урнашкан, олы юл буенда бәреп...

Үткән атнада Федотовка авылы халкы изге урыннарның берсе-чишмә янына җыелды. Бу көнне төзекләндерелгәннән соң тантаналы рәвештә чишмә ачылды.
Әлеге чишмә "Тәреле" дип атала. Әйтергә кирәк, авылда бердәнбер шундый исемдәге чишмә ул. Аның ташында электән үк уеп ясалган хач булганга, шундый исемне алган. Ул авылдан читтәрәк урнашкан, олы юл буенда бәреп чыкканга ( хәзер асфальт юл башка җирдән үтә), элек гел әлеге чишмә яныннан үтеп йөргәннәр. Әби-бабайларыбыз шушы юлдан Иске Куак базарына, хастаханәсенә, район үзәге булган Шөгергә йөргән. Чишмә юлдан сусап кайтучыларны көткән, сыйлаган, көч-куәт биргән. Без кечкенә чакта әбиләр белән Әчелек тавына - җиләккә, Куак әрәмәсенә шомыртка йөргәндә, шул чишмә янына туктап, ташына чәч салып (шундый йоласы бар иде), татлы суыннан авыз итә идек. Әбиләрнең хач кылып, дога укып, су эчкәннәрен дә хәтерлибез әле.
Менә шул изге чишмә ничә еллар ташландык хәлдә торды. Әле алай гына да түгел, аннан торбалар белән авылдан читтә төзелгән ике йортка (ул йортларда торучы булмады, хәзер сүтеп, урынын тигезләп куйдылар инде) су кертү өчен чишмәне буа ясадылар, ул сазланып ятты. Мал-туар шуннан су эчеп, тирә- ягын таптап бетерә иде.
Менә чишмә икенче сулыш алды. Моңа нефтьчеләребез зур өлеш кертте. Бүген чишмәнең тирә-ягы чистартылган, агачлар утыртылган, хач торгызылган, кәшәнә (часовня) куелган.
Бу эшне башлап, жиренә житкереп башкаручыларга тантанада рәхмәт сүзләре житкердек:
Иске Куак мәктәбенә укырга йөргәндә, шушы "Тәреле" чишмәне тәртипкә китерәсе иде, дигән уй-хыяллар белән яшәгән, бүген шушы изге эшне жиренә житкергән өчен, гел авылым дип янып-көеп яшәүче Вадим Иванович Антиповка зур рәхмәт. Федотовканың горурлыгы ул. Хәзер Идел буе Федераль округында Генераль прокуратура идарәсе начальнигы булып эшли.
«Татнефть» җәмгыяте, «Елховнефть» идарәсе, шулай ук район һәм шәһәр җитәкчелеге безгә зур булышлык күрсәтте. «Елховнефть» идарәсенең 6нчы нефть һәм газ табу цехы начальнигы Эдуард Рахманов, урынбасары Константин Сабаев, энергетигы Олег Янеевка чишмәне төзекләндерүдә катнашып, жиң сызганып эшләүләре өчен зур рәхмәт.
Тәреле чишмәбезнең суы мул аксын, тәнгә сихәт, жанга тынычлык бирсен. Шул чишмә моңын тыңлап, хозурланып туган авылыбызда тату яшәргә насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чишмђ