Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында “Блокада икмәге” хәтер акциясе уза

27 гыйнвар – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган көн. 1944 елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, каһарман шәһәр фашист камавыннан азат ителә.

 

Бөтен ил буенча 18-27 гыйнварда “Блокада икмәге” хәтер акциясе үткәрелә. Лениногорск районы да моңа кушылды. Мәктәпләрдә, китапханәләрдә төрле чаралар узды. Мәсәлән, Куакбаш китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тыл хезмәтчәннәре янында булып, хәлләрен белешкәннәр, авыр елларны искә төшергәннәр һәм хәтер символы итеп 125 грамм кара ипи тапшырганнар.

 

“Блокада икмәге” чарасында катнашучыларга Ленинградта яшәүчеләр кичергән авырлык-михнәтләр турындагы мәгълуматларны җиткерелде. Акция символы – 125 грамм авырлыктагы икмәк кисәкләре таратылды. Бу – блокада дәвамында Ленинградта һәр кеше өчен билгеләнгән көндәлек норма.

Әлеге акция илебез тарихында аеруча тирән фаҗигале эз калдырган Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хакыйкать үсеп килүче буын вәкилләре күңеленә бар дөреслектә барып җитсен, ата-бабаларыбыз каһарманлыгы киләсе буыннар хәтерендә дә саклансын өчен оештырыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев