Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск шахматчылары “Шахмат язы”нда сынатмады

Лениногорскиның төрле яшьтәге шахмат сөючеләре унынчы “Шахмат язы” турнирында үз-үзләрен сынадылар һәм иң көчлеләрне ачыкладылар.

Швейцария системасы буенча уйналган  9 турда, Әлмәт, Бөгелмә, Казан һәм Лениногорскидан 50 шахматчы катнашты.

Өлкәннәр арасында беренче-икенче урыннарны Нияз Мөхәммәдиев һәм Владимир Шуваткин бүлеште, алар икесе дә  8 әр очко туплаган иде, шуңа күрә өстәмә очрашу кирәк булды,  аның күрсәткечләр буенча Нияз Мөхәммәдиев чемпион исеменә лаек булды. Призерлар өчлеген Матвей Николаев төгәлләде, аңарда барлыгы 7 очко.

Абсолют зачетта иң  оста алты шахматчы арасына безнең Сергей Михайлов, Андрей Шуваткин һәм Артем Афанасьев та керде.

Малайлар арасында Артем Брендюрев иң  оста уенчы булды, икенче урында – Нияз Нуртдинов, Адел Садршәитов – өченче.

Кызлар арасында чемпион- Раяна Мортазина, икенче урында Ләйсән Галимова, өченчедә – Лаура Гильмурадова.

Шулай ук шахматчы егетләр: Динар Нуриев, Владислав Куяров һәм Әмир Гыймазетдинов осталыклары белән аерылып тордылар.

Хатын-кызлар арасында Маргарита Соловьева, Елизавета Мальцева һәм Яна Лебедева иң көчле  уенчылар  булдылар.

Ветераннар арасында  беренчелек- Рәзин Хөсәеновта, икенче урында- Александр Трошихин, Инфат Хәйруллин өченче урынга чыкты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шахматы лениногорские шахматисты