Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск шәһәре татар блогерларына бик ошаган

Лениногорскига дүшәмбе көнне танылган татар инста блогерлары: Ринат Галиәхмәтов (77 меңнән артык подписчигы), Илназ Габидуллин (116 меңнән артык подписчигы) килде.


Аларның килүләренең төп сәбәбе: социаль челтәрләр һәм татар телле контент белән популярлык казану ысуллары турында сөйләү, социаль челтәрләдә үз аккаунтларын популярлаштыру тәҗрибәсе, тискәре сүзләргә каршы көрәш, комментарийларда “троллинг”лар һәм аудиторияне җәлеп итү ысуллары белән уртаклашу.

Алар ЗАГС бинасында яшьләр белән очрашу үткәрде. Аңарчы шәһәр белән танышканнар, Нефть музеенда булганнар. Ринат Галиәхмәтовның инстаграмында бик матур видеолар бар. Алар Ротондога менеп, Лениногорскины биеклектән күзәткән, “бигрәк матур, Лас-Вегас бит бу” дигән сүзләр әйтә. 

Велосипедта урман юлыннан йөргәннәр, Беренче поселокта булганнар, “бу җир сезнең Рублевкага охшаган”, ди Ринат видеода.

Түбән сулык территориясен дә әйләнеп чыкканнар. Үзәк мәйданда һәрвакыттагыча  күгәрченнәр дә күпләп оча, җирдә йөри. Шулар янында да мәш килгәннәр.

Фото: скриншот инстаграм: https://www.instagram.com/tatar__malay/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев