Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск шәһәре йортларында капиталь ремонт бара

- Без йортыбызның капиталь ремонтлануын бик күптән көттек, ди Горький урамы 54 нче йортның җаваплы итеп билгеләнгән кешесе Ирина Биктимерова. - Хәзер башкарган һәр эш өчен куанып бетә алмыйбыз. Быел "Оникс" җәмгыяте карамагындагы әлеге йорт, республикада күпкатлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы буенча ремонтланып, бөтенләй башка төс алачак. Эшне апрель...

- Без йортыбызның капиталь ремонтлануын бик күптән көттек, ди Горький урамы 54 нче йортның җаваплы итеп билгеләнгән кешесе Ирина Биктимерова. - Хәзер башкарган һәр эш өчен куанып бетә алмыйбыз.


Быел "Оникс" җәмгыяте карамагындагы әлеге йорт, республикада күпкатлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы буенча ремонтланып, бөтенләй башка төс алачак. Эшне апрель аенда ук башлап җибәргәннәр. Җәмгыять директоры Риф Зыятдинов билгеләп үткәнчә, бүген түбәсен ябу, кайнар һәм җылы су системасын, канализацияне алыштыру эшләре төгәлләнгән. Җылылык системасы да яртылаш алыштырылган инде, подъездын һәм фасадын ремонтлау эшләре калган.
Дүрт подъездлы, 68 фатирлы йорт ул. Роза апа Галимова икенче подъездда яши. Аларның фатиры эчендә ремонт эшләрен төгәлләгәннәр инде.
-Хәзер өченче подъездда стояклар алыштыралар, -ди. -Барлык торбалар да бик иске иде. Эш вакытында тузан чыга, билгеле, өстән дә астан да тишәләр бит. Тик һәр эшне алдан хәбәр итеп, безнең фикеребезне дә искә алып эшләделәр. Алышынып калсын, дип кухняга яңа батарея сатып алып куйдырттык, ванна бүлмәсендәге барлык торбаларны алыштырдылар, аларны элеккечә яптык та куйдык, берсе дә күренми, - ди. - Хәзер инде подъездыбызның матураюын көтәбез.
Алсу Миөнебаева,
автор фотолары
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 48 нче номер саныннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капремонт