Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск студентлары сугыш ветераннарын котлый

Җиңү бәйрәме алдыннан Лениногорск музыка-сәнгать педагогика колледжы студентлары Спирчина Ксения, Дмитриева Оксана и Медведева Валера сугыш ветераны Мирһаҗиян Гариф улы Әхмәтҗановны котлады. Мирһаҗиян Гариф улы бик ачык күңелле кеше, кызларны бик куанып каршы алды. Тормышы, сугыш турында сөйләде. Олы яшьтә булуына карамастан, ә аңа май аенда 93 тула, бик хәрәкәтчән,...

Җиңү бәйрәме алдыннан Лениногорск музыка-сәнгать педагогика колледжы студентлары Спирчина Ксения, Дмитриева Оксана и Медведева Валера сугыш ветераны Мирһаҗиян Гариф улы Әхмәтҗановны котлады.
Мирһаҗиян Гариф улы бик ачык күңелле кеше, кызларны бик куанып каршы алды. Тормышы, сугыш турында сөйләде. Олы яшьтә булуына карамастан, ә аңа май аенда 93 тула, бик хәрәкәтчән, актив кеше. Һәр ел саен ул Россия Президенты В. Путин һәм республика Президенты Р. Миңнехановтан котлау ала.
- Безне онытмавыгыз өчен рәхмәт сезгә. Безгә шактый авырлыклар аша үтәргә туры килде. Ә сез тыныч чорда яшисез, бер минутыгызны да әрәмгә үткәрмәгез, киләчәгегез үз кулыгызда, - диде ул саубуллашканда.
Лениногорск музыка-сәнгать педагогика колледжы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеран