Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск турында казанлылар яза

Лениногорск төбәге, аның яшәеше, үткәне һәм бүгенгесе, тырыш халкы, күренекле шәхесләренә багышланган "Казан утлары" җурналының июль саны чыкты. Журнал битләрендә район башлыгы Рәгать Хөсәеновның Лениногорск районына багышланган чыгышы, "Лениногорскнефть" идарәсе турында начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов белән әңгәмәне укырга мөмкин. Шулай ук Шөгер төбәге галимнәре Индус Таһиров, Рафаэль Вәлиевнең язмалары белән танышырга...

Лениногорск төбәге, аның яшәеше, үткәне һәм бүгенгесе, тырыш халкы, күренекле шәхесләренә багышланган "Казан утлары" җурналының июль саны чыкты.


Журнал битләрендә район башлыгы Рәгать Хөсәеновның Лениногорск районына багышланган чыгышы, "Лениногорскнефть" идарәсе турында начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов белән әңгәмәне укырга мөмкин. Шулай ук Шөгер төбәге галимнәре Индус Таһиров, Рафаэль Вәлиевнең язмалары белән танышырга мөмкин.
Шигъри һәм чәчмә әсәрләр рубрикасында якташларыбыз Гәрәй Рәхим, Таһир Шәмсуаров, Рәмзия Габделхакова, Людмила Аланлы, Наил Гыйләҗев, Халидә Бигҗанова, Нурия Сәлмановаларның иҗатлары урын алган.
Шулай ук "Чишмә" әдәби иҗат берләшмәсе турында Рәсим Хәбибулланың язмасы бар, якташ язучыбыз Әнвәр Шәриповтан әдәби тәнкыйткә кагылышлы мәкалә басылган. Журналдан Шамил Бикчуринның "Кайту" хикәясен дә укырга була.
Гүзәлия Нигъмәтҗанова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск