Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укучысы Аделина вокал номинациясендә - җиңүче

Казан шәһәрендә бөек драматург Кәрим Тинчурин тууына 131 ел һәм К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрына 85 ел тулу уңаеннан оештырылган бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.  Алар арасында лениногорскилы  11нче гимназия укучысы Аделина Зәгертдинова да бар.

 

Ул вокал номинациясендә җиңүче булды. Аңа диплом һәм  кыйммәтле бүләк тапшырылды. Шулай ук җитәкчеләре Фәридә Әхмәтшина белән Рошания Хәсәншинага чәчәк бәйләме, сертификатлар бирелде.

Бүләкләү тантанасыннан соң барлык катнашучылар   драма театры артистлары катнашында “Сүнмәс йолдызлар” драмасын тамаша кылды.

Аделинаны котлыйбыз һәм  алдагы тормышында бары тик уңышлар телибез.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев