Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укучысы "Көмеш приз иясе" лауреаты

Күптән түгел “Глаголица” иҗат бәйгесенә йомгак ясадылар. Анда  шәһәребезнең 4нче  мәктәбенең  4нче сыйныфында укучы Илсаф Ситдыйков җиңү яулады. Бишенче тапкыр яшь иҗатчылар өчен уздырылучы конкурста аның  беренче тапкыр гына  катнашуы.

 Өч көн буена яшь шагыйрьләр, язучылар өчен Татарстан язучылар берлеге мастер-класслар оештырылган. Аерым алганда,  танылган каләм ияләре Роберт Миңнуллин, Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах, Рөстәм Галиуллинар яшь талантларның иҗатлары белән танышты. Мастер-классларда сәнгатьле сөйләмгә дә зур игътибар бирелде.  
Яшь авторлар  Казанның тарихи урыннары белән дә якыннан танышты.
  Ун-унөч, ундүр-унҗиде яшьлекләр арасында рус телендә шигърият, рус телендә проза, татар телендә поэзия, татар телендә чәчмә әсәрләр иҗат итүчеләрне бүләкләү тантаналы рәвештә “Әкият” курчак театрында үтте. Призларны, җиңүче дипломнарын шагыйрь Роберт Миңнуллин тапшырды. Илсаф “Атлы татар малае” исемле шигыре белән  “Көмеш приз иясе” төрендә лауреат дип табылды. 

Атлы татар малае
Мин атларны бик яратам,
Беләм инде, аңларсыз.
Авылда ямь калмас иде
Тугры дуслар-атларсыз.
 
Чишмә суын татыр өчен
Төшәмен чишмәгә мин.
Күргәнегез бармы сезнең
Колыннар кешнәгәнен!
 
Бабай әйтә: - Атсыз кеше,
Әйтерсең кош канатсыз:
Яшәмәгән, яши алмый
Татар малае атсыз.

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев