Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гран-при алган Илдар: Мин моны көтмәгән идем

- Мин моны көтмәгән дә идем. Минем өчен зур шатлык. Димәк, алга таба тагын да зуррак үрләр яуларга этәргеч булып тора бу җиңүем, - дип сөйли студент Илдар Мостафин.


Ул яшь активистларга ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасы Ел казанышы – 2019» конкурсында Гран-при яулады. Конкурста истәлекле бүләкләр һәм дипломнар белән Татарстан колледжлары студентлары, фәнни, мәдәни, волонтер һәм спорт юнәлешендәге студентлар бүләкләнде. Премияне оештыручыларның максаты - урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем алучы талантлы студентларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү. Язганымча, иң зур бүләкне Лениногорск музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжы студенты Илдар Мостафин алды.

Әлеге егет – бик актив. Ул мәктәптә укыганда ук төрле чараларда һәрвакыт катнашып, үз фикерен белдереп, кайнап торган тормышта яшәве белән аерылып торды. Хәзер ул педколледжда укый, анда да актив студентларның берсе.

“Ел казанышы” республика бәйгесенә күптән әзерләнә башлаганнар. Пандемия сәбәпле, кайбер этаплары читтән торып үткәрүгә күчерелгән булган. Конкурста колледж “Студентларның ел массакүләм мәгълүмат чарасы” номинациясендә җиңү яулый. Колледждагы медиа-үзәк – медиа өлкәдә үзләрен сынап каручылар мәйданчыгы икән. Үзәкнең җитәкчесе – Илдар. Әлеге үзәк турында портфолио ясап, комиссиягә җибәрә. Аннан эшләрне якларга туры килә. Һәм соңгы этап – һәр номинациядә җиңүчеләрне билгелиләр.  
Җиңүчеләрне Казанда бүләклиләр.
-    Миңа – Гран-при алучы буларак, кыскача гына чыгыш ясарга да туры килде. Дулкынландым, әлбәттә. Бу җиңүем белән остазым – Нелля Пулатовага рәхмәтлемен. Ул юнәлеш күрсәтеп, ярдәм итеп торды. Татарстан Яшьләр министрлыгына да рәхмәт. Студентларны шулай ярыштырып, номинацияләрдә бүләклиләр, - ди Илдар.

Шул ук конкурста тагын бер якташ егетебез җиңүче булды: “Ел җәмәгатьчесе” номинациясендә нефть техникумыннан Дмитрий Мясников.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X