Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск үзәк китапханәсе "Әллүки" онлайн-фестиваль уздырды

Быел бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсе апрель дәвамында “Әллүки” исемле регионара онлайн - фестиваль уздырды.

 

Фестиваль кысаларында Г.Тукай әсәрләрен (өлешчә, яки тулысынча) укырга яисә яттан сөйләргә, Г.Тукай әкият-шигырьләренә нигезләнеп театральләштерелгән тамашалардан өзекләр күрсәтергә, шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкарырга мөмкин иде.

Моның өчен сайлаган әсәрләрне видеога төшерергә һәм ВКонтакте, Инстаграм социаль челтәрләрендә #ӘллүкиЛениногорскЦБС хештегы белән урнаштырып, катнашу турында  мәгълүматны оештыручыларга, ягъни Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең элекртон почтасына җибәрергә кирәк иде.

Фестиваль офыкларының киңлеге безне бик сөендерде. Татарстаныбызның 13 районыннан тыш, тугандаш Башкортстаннан да катнашучылар барлыгы күңелләрне күтәрде. Кыскасы, барысы 283 кеше әлеге фестивальдә бик теләп катнашты. Алар арасында Лениногорскидан - 152, Кукмарадан -27, Актаныштан – 20, Балтачтан – 19, Әлмәт шәһәреннән – 18 кеше һәм Минзәлә, Арча, Саба, Сарман, Югары Ослан, Питрәч, Яр Чаллы, Казан район һәм шәһәрләреннән, Башкортстан республикасыннан да катнашучылар булуы Тукай иҗаты мәңгелек икәнлеген   аныклаучы дәлил булып тора.  Шуны да ассызыклап үтәргә кирәк: “Әллүки” фестивалендә төрле милләт вәкилләре дә катнашты.

Киләчәктә дә Тукаебыз барлык милләтләр өчен дә кадерле шәхес икәнлекне онытмаячакбыз.

Ләйсән Рахманова,
Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең
милли әдәбият бүлеге мөдире

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев