Лениногорскида 2023 елның беренче сабые 1гыйнвар иртәсендә дөньяга килгән
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида 2023 елның беренче сабые 1гыйнвар иртәсендә дөньяга килгән

Лениногорск үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2023 елның беренче сабые 1 гыйнварда 8 сәгать 37 минутта Лениногорск бала тудыру йортында дөньяга килгән.

Салаховлар гаиләсендә туган кызчык 3 кг булып дөньяга аваз салган. 

Гомумән, 2022 елның декабрь аенда Лениногорск бала тудыру йортында 49 сабый туган. Шуның 21 кыз, 28 е малай.

Сабыйлар бәхетле булып, исән сау үссеннәр.


Нет комментариев