Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида «Абилимпикс-2021» төбәк чемпионаты узачак

Ярышларда катнашучыларның яше — 14 яшьтән 65 яшькә кадәр, алар өч категориядә чыгыш ясый: «мәктәп укучылары», «студентлар», «белгечләр».

 

2021 елның 15-29 сентябрендә Татарстан  инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» V төбәк чемпионаты узачак. «Абилимпикс» хәрәкәте Татарстан Республикасында ТР Президенты ярдәме белән 2017 елдан башлап актив үсә.
75 компетенция буенча ярышлар Казан, Яр Чаллы, Арча, Бөгелмә, Түбән Кама, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Нурлат, Болгар шәһәрләрендә урнашкан 33 мәйданчыкта узачак. Ярыш мәйданчыклары сыйфатында 33 һөнәри белем бирү оешмасы чыгыш ясаячак.

 Быел «Абилимпикс» төбәк чемпионатында 900дән артык кеше катнашачак, аларның 280дән артыгы — «мәктәп укучысы» һәм «белгеч» категориясендә. Калган катнашучылар — республиканың көллият һәм югары уку йортлары студентлары. Конкурс биремнәренең үтәлешен бәяләү өчен 600дән артык эксперт җәлеп ителәчәк. 

Төбәк чемпионатта җиңүчеләр агымдагы елның 4-17 октябрендә узачак сайлап алу ярышларында катнаша һәм Татарстан Республикасы җыелма командасы составында 2021 елның 16-18 ноябрендә Мәскәүдә узачак сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар һәм инвалидлар арасында һөнәри осталык буенча VII илкүләм чемпионатта катнашу хокукына ия булачак.

Лениногорскида төбәк чемпионаты берничә мәйданчыкта: нефть техникумы, музыка-рәсем сәнгате педагогика коллдежы, политехник колледжда төрле компетенцияләр буенча көч сынашачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев