Заман сулышы

Лениногорскида әдәби-сәнгать марафоны узды (фотолар)

Шәһәребезнең Үзәк китапханәсе милли бүлегендә милләтара дуслыкны дәлилләп, "Халыклар тату яши торган җир" исемле милли әдәби-сәнгать марафоны узды. Мордва, чуаш халкының милли уен-җырлары"Эрзянка", "Шура хуран" (Ак каен) фольклор ансамбльләре башкаруында яңгырады. Чуаш язучысы Туктар (Валерий Мартынов) тамашачыларны үз иҗаты белән таныштырды. Танылган татар язучысы Фатих Кәримнең "Сагыш" шигырен чуаш телендә...

Шәһәребезнең Үзәк китапханәсе милли бүлегендә милләтара дуслыкны дәлилләп, "Халыклар тату яши торган җир" исемле милли әдәби-сәнгать марафоны узды.

Мордва, чуаш халкының милли уен-җырлары"Эрзянка", "Шура хуран" (Ак каен) фольклор ансамбльләре башкаруында яңгырады.
Чуаш язучысы Туктар (Валерий Мартынов) тамашачыларны үз иҗаты белән таныштырды. Танылган татар язучысы Фатих Кәримнең "Сагыш" шигырен чуаш телендә укыды.
Марафонда Мордва Карамалкасыннан халык ансамбле ялкынлы сәламнәрен җыр-бию аша җиткерде. Бу гадәти чыгыш булмады, чөнки карамалкалылар он-лайн режимында чыгыш ясады.
Китапханә хезмәткәре Розалия Мифтахова Лена Шагыйрҗанның "Татар теленә мәдхия"сын укыды.
Зилә Мөдәррисова фотолары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: