Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида экологик тәрбия һәм экотуризмга багышланган зональ семинар узды (+фотолар)

Семинарда дүрт районнан – Лениногорск, Чирмешән, Әлмәт, Бөгелмә мәгариф идарәләре вәкилләре, укытучылар, балалар бакчасы тәрбиячеләре – экология юнәлешендә эшләүчеләр катнашты.



Семинар районыбызның матур, гүзәл, ямьле җирендә – “Дала” заказнигы территориясендә узды. Заказник 60 квадрат километр мәйданны биләп тора. Монда 90нан артык төрдәге үсемлекләр исәпләнә. 68 төрле кошның тугызы – Татарстанның Кызыл Китабына кертелгән.
 Башта заказник буйлап экскурсия үтте. Катнашучыларга экосукмакларны күрсәттеләр.

Заказник белгечләре мәктәпләр, балалар бакчалары белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр. Бүгенге чарада “Парклар маршы” акциясендә актив катнашкан мәктәпләрне, балалар бакчаларын котладылар, грамоталар тапшырдылар. "Дала" заказнигы начальнигы Фәрит Динмөхәммәтов һәм Татарстанның  биоресурслар буенча  Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов котлады.

Тулырак “Заман сулышы” газетында
Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев