Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида эшче яшьләр слеты үтте

Лениногорск шәһәрендә беренче тапкыр эшче яшьләр слеты узды. Очрашу “Дружба“ лагерендә “Хыял командасы 2019” исеме белән үткәрелде.


Ике көн дәвамында яшьләр слеты гөрләп торды. Очрашуны оештыручы “Яшьләр, спорт һәм туризм” идарәсе. Монда "Лениногорскремсервис",  "Лениногорскнефть,   "Лениногорск үзәк район хастаханәсе" яшьләре җыелды.

Программа бик күңелле һәм тулы булды. Кичә танышудан башланды.Төшке аштан соң кунаклар пейнтбол уены уйнадылар. Уеннан барысы да канәгать калды, энергия  һәм адреналин ташып торды. Пейнтболдан соң волейбол уены оештырылды.
Кич белән яшьләр өчен дискотека  һәм төрле конкурслар белән күңел ачу программасы узды. “Яшьләр, спорт һәм туризм” идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров барысына да слетта катнашу сертификатлары тапшырды.

Икенче көнне иртәнге аштан соң командалар “Форпост” үзәге әзерләгән «Форт Боярд» телешоу нигезендә әзерләнгән “Квест”та катнаштылар.
Ярдәмче сүз яисә ачкычны табу өчен катнашучылар тизлек белән төрле киртәләрне узып алга бардылар. Бүләкне алу өчен тапкан сүзләрдән  яңа сүз төзергә кирәк иде. Командалар сынатмады, күп көч куйганнан соң сүзне ачтылар һәм бүләккә лаек булдылар.

Катнашучылар “Яшьләр, спорт һәм туризм” идарәсенә бу очрашуны оештырганнары өчен рәхмәтләрен белдерделәр. Бу чара яшьләрне берләштерде һәм дуслаштырды, яңа дуслар табуга этәргеч булды. Барлык катнашучылар очрашудан канәгать калдылар. Киләчәктә дә мондый очрашулар оештырылыр дип ышанып калалар.


МКУ “Яшьләр, спорт һәм туризм” идарәсе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев