Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида эшлекле визит белән республикада бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина булып китте

Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Любис кызы Удачина, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина Лениногорск муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Гүзәл Удачинаны Лениногорск районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк озатып йөрде.

Визит барышында Гүзәл Удачина һәм Илсөяр Гарифуллина «Подлесный төп гомуми белем бирү мәктәбендә», 14 нче мәктәптә, балалар йорты учреждениеләрендә булдылар.

Мәгариф идарәсе бинасында Гүзәл Любис кызы гражданнарны кабул итте, аңа баланың яшәү урынын билгеләү һәм тәрбиягә бала алган балаларның җәйге ялын оештыру, әти-әниләрнең хокуклары мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр.Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәр мөрәҗәгать буенча конкрет аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирде, әлеге мәсьәләләр контрольгә алынды.

Эш сәфәренең йомгаклау өлеше буларак,  Лениногорск муниципаль районының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды, анда Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов та катнашты.

Утырышта тәрбиягә бала алган һәм опекун гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга кагылышлы, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләүдә ведомствоара хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды.

 

Лениногорск муниципаль районы мэриясе матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев