Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида эшләп, матур картиналары белән җәлеп иткән Мөдәррис Минһаҗев: "Бизәкләр ясаганда рәхәтлек тоям"

8 декабрь - Рәссамнар көне.

Озак еллар Лениногорскида эшләп, матур-матур картиналар иҗат иткән Мөдәррис Минһаҗев хәзер Казанда яши. Ул - Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисенең беренче урынбасары.

Мөдәррис Минһаҗевның остахнәсендә "Татар-информ" хәбәрчесе булып кайткан. Рәссамның иҗаты турында "Интертат" та мәкалә чыкты. Шуннан өзек тәкъдим итәбез.

Зур тәрәзәләр, биек түшәм рәссамның бүлмәсен булганыннан иркенрәк һәм зуррак итеп күрсәтә. Аның ярты өлешендә икенче каты да бар. Бу корылманы Мөдәррис Минһаҗев үзе ясаган. Югарыдагы корылмада холодильник, телевизор, компьютер, язу өстәле, ашау өстәле, чәйнек, диван тора. Анда шулай ук су краны белән раковина да менгән. Югарыдан тәрәзәгә караганда бөтен тирә-юнь уч төбендәгедәй күренә. Илһамланып утыру өчен — бу менә дигән урын.

- Күп рәссамнар, бигрәк тә олы яшьтәгеләр, менә дигән картиналарын сата алмыйча җафалана, - ди Мөдәррис Минһаҗев. -  Аларның пенсияләре дә бик түбән. Элеккеге заманда аларның окладлары кечкенә булса да, колхозларга, оешмаларга плакатлар ясап, диварлар буяп, ярыйсы гына яшәгәннәр. Киләчәктә шулкадәр түбән пенсиягә яшисе буласын алар күз алдына да китермәгәндер. Берлек аларга заказлар табарга, юбилейларын уздырырга тырыша. Бергә булгач, тормыш итү барыбер җиңелрәк.

Хәзер берүзеңә генә заказ табуы бик кыен, чөнки чын сәнгать әсәрен бөтен кеше дә сатып ала алмый. Халыкның акчасы көндәлек ихтыяҗын канәгатьләндерергә генә җитә. Кешенең тормышы карап торганда ярыйсы гына кебек, ә кызыксына башласаң, бөтен мөлкәте я кредитка, я ипотекага алынган була. Байларның да бөтенесе сәнгатьне аңламый. Аларның күбесе картина дип, ялтыратылган Кытай катыргысын бүлмәсенә элеп куя. Югыйсә, ясалма әйбернең бөтенләй дә җылысы юк.

Минем ике метр ярымлы киндерләргә төшергән бизәкләрем күргәзмәләрдә шундук кешене үзенә тартып китерә. Орнаментлар аша мин татарның милли кодын таптым. Татар көенең бормалары милли хисләрне уяткан кебек, бизәкләр дә тарихи хәтерне шулай яктыртып чыгара.

Мин портретларны да яратам, ләкин бизәкләр ясаганда икенче төрле рәхәтлек тоям. Башка рәссамнар да бу юнәлешне фәкать минеке дип атыйлар. Сәнгатьтә үз урынымны тапканга мин бик куанам.

Әкренгә җитмешкә таба барам. Сиксәнгә дә, туксанга да көч-куәт белән, иҗат итеп керәсе иде. Картлыгым мескен кешенеке кебек түгел, ә Әлмәндәрнеке кебек, хезмәттә узсын иде.

 

https://intertat.tatar

Рамил Гали фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев