Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида ГТО тапшыру ничек бара?

ГТО нормативлары комплексын тапшыруның нигә кирәге һәм аның нинди мәгънәсе бар? ГТО сүзен ишетүгә, башында шундый сорау тумый калган кеше сирәктер.


  Лениногорскида  2015 нче елдан ГТО нормативын тапшыру янә гамәлгә кертелде. Аның максаты нидән гыйбәрәт, шәһәр һәм районда бу нормативлар комплексын тапшыру нинди дәрәҗәдә бара? Шуңа кагылышлы сораулар белән, районның ГТО физкультура-спорт комплексы тестлары үзәге кураторы Мария Синицынага мөрәҗәгать иттек.

-    Мария Александровна, Лениногорскида яшәүчеләрнең спорт белән дуслыгы бармы?
-    ГТО нормативларының максаты - һичшиксез, кеше сәламәтлеге. ГТО нормативларын тапшырырга әзерләнүче кеше спорт белән шөгыльләнә. Ә физкультура һәм спортның сәламәтлеккә файдасы турында әйтеп тә торасы юк. Ә бит сәламәт тәндә - сәламәт акыл диләр. Үз -үзеңне физик яктан камилләштерү һәм сәламәт тормыш рәвеше, киләчәк буынның да бар яклап сәламәт булачагына ышаныч тудыра. Лениногорск районы халкының күпчелеге, өлкәннәр дә, балалар да, спорт чараларын  үз итүчеләр.  ГТО комплекслары нормативын тапшыру – кешенең үз ихтыярында. Әмма аның кирәкле, файдалы булуы турында кешеләргә, аеруча балаларга җиткереп тору кирәк. Без бу хакта даими сөйләп, төрле чаралар үткәреп торабыз. Мәсәлән, өлкәннәр өчен ГТО нормативларын тапшыруга теркәү акциясе озак дәвам итте. 200 дән артыграк кеше нормативлар комплексын тапшырырга теләк белдерде. Балалар җәйге ял вакытларында, лагерьларда ГТО нормаларын тапшырды. Бу чаралар аларга зур бер бәйрәм сыман. Алар борчылалар да, шатланалар да, бер-берсе өчен, төркемнәре, бүлмәдәшләре өчен җан атып торулары – искиткеч инде. Каникуллар вакытында, ял лагерьларының икенче сменасыннан нормативлар тапшыру башланды һәм азагына кадәр дәвам итте.

-    Ял лагерьларында күпчелек кече-урта сыйныфларда укучы балалар ял итә. Ә өлкән сыйныф укучылары белән эш ничек тора?
-    9-11 нче сыйныфларда укучылар ГТО нормативы комплексларын тапшыруга җитди карыйлар. Нәтиҗәләре дә шуны исбатлый.  ГТО тапшыручыларга шул нәтиҗәләргә карап ГТО ның күкрәк билгесе бирелә. Бездәге өлкән сыйныф укучыларының 80% ка якыны алтын билгегә лаек булды, көмеш һәм бронза билгеләр бик аз. ГТОның алтын билгесен алучыларга уку йортларына кергәндә өстәмә балл  бирелә, шул да этәргеч булып тора дип уйлыйм.

-    Яңа уку елына нинди планнар белән кердегез?
-    ГТО нормативлары комплексын тапшыру бездә җәйге, көзге,  кышкы фестивальләр рәвешендә үтә. Октябрь азагында җәйге фестивальнең йомгаклау этабы була. Без якын тирәдәге шәһәрләр, районнар Бөгелмәдә җыелачакбыз. Ноябрьдә көзге фестиваль башланачак. Бөтенроссия ГТО физкультура-спорт комплексы нормативларын бедә кече яшьтәге баладан алып, өлкән яшьтәге лаеклы ялдагы кешегә хәтле тапшыра ала. Әлбәттә, һәр очракта да медицина ягыннан каршылыклар булмаска  тиеш. Кешенең үз теләге исәпкә алына, нормативлар тапшыру мөмкинлеге тудырыла. Яшәү урыннарының  үзенчәлекле  яклары, милли традицияләре дә мөһим.

Исламия Галимова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев