Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Җиңүгә багышланган автойөреш үтте (ФОТОлар)

Бөек Җиңү алдыннан бер төркем ветеран  Җиңү көненә багышланган  автойөреш акциясенә кушылып, яшь буын белән очраша. Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, администрация вәкилләре җитәкчелегендәге делегацияне мәктәп укучылары каршы алып, рәхмәт белдереп, озатып кала. 

Бездә бишенче  ел рәттән уза ул. Ветераннарның бизәлгән  машиналарга утырып, шәһәр урамнары буйлап йөрүләре матур күренеш.  Быел Җиңү көненә махсус бизәлгән 6 машина иде. Шуларның берсе яшел ВАЗ төстәге башкалардан аерылып торды. Аны шәһәрдәшебез шәхси эшмәкәр Юрий Илюхин үзе оештырган. Бар да сугышчан: яшел төстәге машинасы да, хәрби киеме дә.
Автойөреш, гадәттәгечә, чараны төп ештыручысы  ДОСААФ автомәктәбе яныннан кузгалып, шәһәрнең үзәк урамнарыннан үтте. Ветераннар 4нче  мәктәп янында, 12нче лицейда тукталып, мәктәп укучылары белән аралашты, фотога төштеләр. Быел 2нче мәктәп кунаклар өчен кечкенә концерт та оештырган. 

Текст һәм фото: Зилә Мөдәррисова


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев