Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Буяулар фестивале үткәрелде (+фото һәм видео)

Үткән ялларда Лениногорскиның М.Горький исемендәге паркта Буяулар фестивале үткәрелде.

Паркта урнаштырылган сәхнә янында бала-чага, яшьләр күп иде бу көнне. Шунда ук буяу да сатып алырга мөмкин иде. Җыелган халыкның күңелен күтәрергә Түбән Новгородтан DJ һәм Андрей Воронов килде. 

Алып баручы Андрей Воронов әйтүенчә, алар бу фестивальне төрле шәһәрләрдә йөреп ел саен үткәрә. Бу фестиваль балалар һәм зурлар өчен дә, ди ул. 

-Фестиваль үткәрелә башлаганга 6 еллаптыр, мөгаен. Бөтен Россия буйлап йөреп чыктык инде. Һәм үкенерлек тә түгел. Чөнки кешеләр шундый шатлана, куана, кушылып җырлый, бии. Бигрәк тә, балалар. Лениногорск якларына Яшьләр көненә, Балаларны яклау көненә һәм башка төрле бәйрәмнәргә киләбез. Ни өчен фестиваль рәвешендә ясыйбыз, чөнки яшьләр, балалар буяу сатып ала, бер-берсенә сибә, кем ныграк буяга буяла, шул җиңүче. Әлбәттә инде, җиңүчегә бүләккә краска бирелә. Тиздән тагын Лениногорскига киләчәкбез, Күбек бәйрәме оештырырга, - дип сөйләде Андрей. 

Алексеевск поселогыннан килгән кыз Аня үзенең хис-кичерешләре белән болай дип уртаклашты: 

- Мин Лениногорскида яшәүче туганым янына кунакка, җәйге ялларга килдем. Миңа монда ошый, ел саен киләм. Безнең Алексеевск районында мондый буяулар  фестивале бик сирәк уза. Лениногорскида тагын шундый чара узса, бик теләп катнашачакмын. 

Рамия Гарифуллина фотолары. 

    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: в лениногорске фестиваль красок краска фестивале