Заман сулышы

Лениногорскида көзге ярминкә үтте

Шимбә көнне Үзәк мәйданда үткән көзге ярминкәдә итнең килограммын - 200, бәрәңгене 10 сумга алырга була иде. Азык-төлек, яшелчәне авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси эшмәкәр һәм аерым кешеләр алып килгән. Күпчелекне ит продукциясе алып тора. Мәсәлән, сыер итенең килограммы 190-220 сум. Аны ботлап алучылар да, килограммлап үлчәтүчеләр дә булды. Башын да...

Шимбә көнне Үзәк мәйданда үткән көзге ярминкәдә итнең килограммын - 200, бәрәңгене 10 сумга алырга була иде.
Азык-төлек, яшелчәне авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси эшмәкәр һәм аерым кешеләр алып килгән. Күпчелекне ит продукциясе алып тора. Мәсәлән, сыер итенең килограммы 190-220 сум. Аны ботлап алучылар да, килограммлап үлчәтүчеләр дә булды. Башын да теләп алалар икән, ул 250 сум тора. Расиха апа сыер башын алып, балаларына куеп өенә озаткан инде. "Теле өчен алдым", - ди. Үзе концерт карап тора. Зөлфия апа Мөлекова белән биеп тә алалар. Музыка яратабыз, диләр.
- Башкаларны да чакырабыз да бит, чирлибез, дигән сәбәп табалар. - Мактанмагыз, ул барыбызда да бар, дип шаяртабыз, - диләр.
Зөлфия апа 200 сумнан сыер ите алган.
- Карт түгел микән? - дим.
- Әй, пешәр әле, - ди, аптырап тормый. Ул УТТ-3тә эшләп пенсиягә чыккан, 77 яшь бирмәссең дә үзенә.
Иттән соң күпчелекне бал сатучылар алып тора. Аның 3 литрлы банкасы 800 сумнан 1 меңгә чаклы. Оренбург, Самара өлкәсеннән, Иске Иштирәк, Керкәле авылыннан килгәннәр.
Самараныкылар "Хәләл бал" дип язып куйганнар.
- Нинди була соң ул? - дим.
- Бернәрсә кушылмаган, натуральные, -диләр.
Әлеге абзый җитмеш биш баш умартам бар, ди. Урманда тоталар икән. Шулхәтле күп булды - бәясен дә төшердек, барыбер сатып бетереп булмый, дип зарланды.
"Сезне Керкәле авыл җирлеге сәламли" дип язып куйган машина янына тукталдым. Халыктан җыеп, шактый гына азык-төлек алып килгәннәр. Сатуда сөт, эремчек, каймак, кабак, бал бар. Кабакның зурысын - 50, декоративларын 10-15 сумга саталар. Аның эшләпәсен алып, чистартып, эченә җаның теләгән ризык тутырып мичкә куялар, ди.
Ала үзе, халык гел килеп тора. Дүшәмбе авыл җирлегеннән шалтыратып белештем. Барысын да диярлек сатып бетердек, диделәр. Берничә кабак һәм бал гына калган. Киләсе ярминкәгә каймакны күбрәк алып килергә икән дип планлаштырып куйганнар.
Көне бераз салкынрак иде, яңгыр да явып-явып алгалый. Җылы итеп киенеп чыккан булсаң, йөрергә була үзе. Тамак ялгап алам дисәң, кайнар чәй, коймак бар, шашлыкның да төрлесе пешеп тора. "Ялтау" агрофирмасы" палаткасы янына килүчеләр әнә бушка да сыйлана. Шашлыклары да бар.
- Дуңгызныкымы? - дип сорыйм.
- Тавык үрчетмибез бит, дуңгызныкы, - диләр.
Ярминкәдә "Заман сулышы" газетының даими хәбәрчесе Рафик абый Шәяхмәтовны да очраттым.
- Берәр нәрсә алдыгызмы соң? - дим.
- Әлегә юк, - ди. - Но итләре әйбәт, бәясе дә кыйммәт түгел.
Былтыргы ярминкәдә бәрәңге белән генә кызык булган икән. Берсе-берсе 800 граммлы кызыл бәрәңгеләр алып кайттык, ди. Шуның яртысыннан артыгын чыгарып түккәннәр. Быел үзләренеке яхшы булган, чират торып азапланасы юк.
Сату-алу эшендә төрле хәл була инде ул. Әнә бер ханым: "Бу үлчәүгә ышанып ит алырга була мени", дип сөйләнеп узып китте. Чыннан да, мин ит алган җирдә үлчәүләре үткән гасырга барып тоташа, бугай. Эчкә корт керде бит. Кайткач үлчәп караган идем, нәкъ ике кило ярым күрсәтә, бернинди алдау юк.
Подлесный авылыннан килгән гаиләнең яшелчәләрен кызыксынып карап тордым. Кызыл чөгендер, кәбестәнең әллә нинди төрләрен, кукуруз, яшел тәмләткечләр алып килгәннәр. Бер җирдә халык тавык йомыркасы ала, кошчылык фабрикасыныкын. Нишләптер, авыллардан йомырка алып килмәгәннәр, кишер дә күрмәдем.
Бөртеклеләрне дә шактый алдылар ул көнне. Аны шәхси сектор - Станция ягында һәм "Старый город" тирәсендә сатканнар. Анда сатылып бетмәгәнен Үзәк мәйданга алып килделәр. "КамАЗ"лар тирәсеннән соңга кадәр кеше өзелмәде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: