Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида легаль булмаган такси йөртүчеләр белән көрәш узды

Лениногорскида “Такси” операциясенә нәтиҗәләр ясалды. 11нән алып 20 гыйнварга кадәр автоинспекторлар пассажирларны йөртү белән шөгыльләнүче таксистларны массакүләм тикшерде. Аерым игътибар кешеләрне йөртү кагыйдәләрен үтәү, техосмотр, страховка булуга юнәлдерелгән иде.


Операция кысаларында рәсми рөхсәтләре булмаган шәхси йөртүчеләр җитәрлек ачыкланды. Аларны эзләү дә кыенлыклар тудырмаган. ЮХИДИ  инспекторлары сүзләренә караганда, “нелегал” таксистлар күбесенчә иҗтимагый транспорт тукталышлары янында “кизү” торалар. Юл-патруль хезмәте машинасы килеп туктаганны күреп, алар шашкаларын яшереп, аклану сүзләре уйлап табалар.

Ләкин инспекторларны сүз белән генә алдап булмый. Автомобиль хуҗасын патруль машинасына утыртып, беркетмә төзиләр, шашкаларын алып калалар. Операция кысаларында 14 шундый легаль булмаган такси йөртүчегә карата административ беркетмә төзелгән.

Рөхсәте булмаган транспортка утырып бару ничек тәмамланасын беркем дә әйтә алмый. Андый машина йөртүчеләрнең медицина тикшерүен узу-узмавы, автомобильнең техосмотр үткәнме юкмы икәнлеген беркем белми. Өстәвенә, бу таксистлар иҗтимагый транспорт эшенә дә шактый комачаулык тудыра. Автобус пассажирлары саны сизелерлек кими, бу исә трансопрт компаниясен зур югалтуларга китерә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев