Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге төркем эшли

Лениногорскида «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 18-40 яшьлек менталь тайпылышлары булган кешеләр белән чираттагы очрашу уздырган.

 

Традиция буенча, дәрес менталь тайпылышы булган кешеләрнең хәрәкәт активлыгын үстерү программасы кысаларында гомумүсеш күнегүләре комплексыннан башланды. Гомуми физик әзерлек күнегүләре «Тылсымлы буяулар» арт-терапия технологиясен куллану алдыннан бик яхшы күнекмә булды.

Дәрестә катнашучылар, палитраны кулланып, төрле төсләрне кушып ирекле темага рәсемнәр ясады.

Аннары «Эрготерапия» кабинетында дәрес уздырдылар. «Салават күпере», «Сынык сызыклар», «Искиткеч агач» күнегүләре хәрәкәтне һәм кулларның җитезлеген координацияләүне үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Соңыннан «Бакчачылык» хезмәт кабинетында «Орлыклар белән бакчачылык эшләрен башкару» темасына дәрес үткәрелде. Дәрес барышында катнашучылар орлыкларның формасы, исе, сортировкалау һәм аларны чәчүгә әзерләү белән танышты. Инвалидлар үсемлекләр үсеше өчен яктылык, җылылык, дым кирәклеген белде. Шулай ук яшелчә культураларын үстерү этаплары, орлыклар утырту өчен савытлар, җир структурасы белән таныштылар.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев