Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида наркоситуация белән бәйле хәлләр

Наркотик матдәләр һәм аларның законсыз әйләнеше буенча хокук саклау хезмәткәрләре дә эш алып бара, тик ни сәбәпледер хәл яхшы якка үзгәрми.

Шушы елның гыйнвар-апрель айларында Лениногорск эчке эшләр бүлеге буенча наркотикларның законсыз әйләнеше өлкәсендә 29 җинаять теркәлгән.

Лениногорск районының наркотикларга каршы комиссиясе аңлатуынча, наркотикларны законсыз саклау, аларны йөртү, ясау өчен административ җаваплылык каралган. Шушы елның 4 ае эчендә шундый 2 хокук бозу очрагы ачыкланган.  Әлеге хокук бозулар буенча 4 мең сумнан 5 мең сумга кадәр штраф яки 15 тәүлеккә арест каралган.

Наркотик матдәләр белән  сак булырга кирәклеге турында һәрдаим язып торсак та, аның законсыз әйләнешенә тыгылучылар очрый. Аңлашыла, аны алу-сату артында зур, әмма законсыз акчалар ята. Табыш артыннан куып, бик зур ялгышлык эшләү күпләрнең тормышын челпәрәмә китерә. Андыйлар тора-бара үзләре дә кулланучылар сафын тутыра. Тик менә аларга да җаваплылык каралган.

Табиб билгеләмичә генә наркотик яки психотроп матдәләр кулланган өчен, РФ Кодексындагы 20.20нче маддәнең 2нче өлешендә каралган очраклардан тыш, шулай ук исерек булу-булмауга медицина тикшеренүе узу таләбеннән баш тарткан өчен дүрт мең сумнан алып биш мең сумга кадәр штраф билгеләнергә яисә унбиш тәүлеккә кадәр арест салынырга мөмкин.
Закон буенча чит ил гражданнарына да мондый гамәлләре өчен шундый ук күләмдә штраф салына һәм Россия Федерациясе территориясеннән куып чыгарыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев