Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида – “Полиция Кыш бабае” акциясе бара

Лениногорск шәһәре Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәме вакытында "Полиция Кыш бабае" акциясе үткәрә. Күптән түгел Полиция Кыш бабае һәм Кар кызы күп балалы, яисә авыр тормыш шартына дучар булган гаиләләргә кереп, балаларга бүләкләр тапшырды. Аларны балалар бик шатланып каршы алды. Кыш бабай аларны бәйрәм белән котлап, бәхет, шатлык,...

Лениногорск шәһәре Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәме вакытында "Полиция Кыш бабае" акциясе үткәрә.
Күптән түгел Полиция Кыш бабае һәм Кар кызы күп балалы, яисә авыр тормыш шартына дучар булган гаиләләргә кереп, балаларга бүләкләр тапшырды. Аларны балалар бик шатланып каршы алды. Кыш бабай аларны бәйрәм белән котлап, бәхет, шатлык, хыялларының тормышка ашуын теләде.
Балигъ булмаганнар эше буенча бүлек җитәкчесе, полиция капитаны Федор Сергеевич Сидоров әйтүенчә, "Полиция Кыш бабае" акциясе гыйнвар урталарына кадәр дәвам итәчәк. Шул вакыт аралыгында алар 40 гаиләгә кереп, балаларга бүләкләр биреп, шатлык бүләк итәргә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полицейский дед мороз