Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида өр-яңа ЗАГС төзелә

Тиздән Лениногорскиның иң матур урынында Язылышу сарае калкып чыгачак. Аның өчен нефть монументыннан бераз түбәнрәк - шәһәр сулыгы каршындагы урын сайланган. Ул - шәһәр һәм "Лениногорскнефть" идарәсе юбилейлары уңаеннан сафка басачак чираттагы объект. Дөресен генә әйткәндә, ЗАГС баштан юбилейга әзерләнүче объектлар исемлегенә кертелмәгән иде. Март аенда шәһәргә юбилейга әзерлекнең барышы...

Тиздән Лениногорскиның иң матур урынында Язылышу сарае калкып чыгачак. Аның өчен нефть монументыннан бераз түбәнрәк - шәһәр сулыгы каршындагы урын сайланган.


Ул - шәһәр һәм "Лениногорскнефть" идарәсе юбилейлары уңаеннан сафка басачак чираттагы объект. Дөресен генә әйткәндә, ЗАГС баштан юбилейга әзерләнүче объектлар исемлегенә кертелмәгән иде. Март аенда шәһәргә юбилейга әзерлекнең барышы белән танышырга Республика Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов килгәч кенә хәл ителде. Киңәшмәдә район башлыгы Рәгать Хөсәенов киләчәктә шәһәргә заманча ЗАГС бинасы кирәк булуын да әйтеп үткән иде, лидерыбыз аны киләчәккә калдырмыйча, быел төзергә кирәклеген әйтеп, әлеге мәсьәләнең финанс ягын хәл итү бурычын куйды.
Шулай итеп, тиз арада аны төзү урыны билгеләнде, проекты әзерләнде. Бүген биредә эш бара инде: тирә-ягы профнастил белән тотып алынган, җире казылган, свай кагу эшләре башланырга тора. Төзелеш материаллары китерелеп өеп куелган.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Ольга Ключникова әйтүенчә, Язылышу сарае ике катлы һәм архитектура ягыннан үзенчәлекле бина булачак. Анда ЗАГС администрациясе, тантана һәм банкет заллары урын алачак, шулай ук бер өлешендә яшьләр һәм спорт идарәсе дә урнашачак. Әлеге объект республика хөкүмәте һәм "Татнефть" җәмгыяте средстволарына сафка басачак. Шәһәр көнендә гаилә теркәргә уйлаган яшь парлар беренчеләрдән булып яңа бинада язылышу бәхетенә ия булачак, дип көтелә.
Яңа ЗАГС турында ишетеп өлгергән лениногорскилылар социаль челтәрләрдә гәпләшеп алырга да өлгерде инде. Кайберәүләр ЗАГС өчен менә дигән урын сайланган, диләр. Икесе яшь парларга фотосессия ясау өчен шәп булачак, дип өсти. Башка берәү исә:
- Нефть монументыннан ачылган күренеш: сулык, мәчет, таулар капланмас микән, - дип борчылуын белдерә. Фикерләр төрле булса да, күпчелек яңа заманча ЗАГС төзелүен шатланып кабул итте. Безгә - кирәк иде ул. Торак йортның беренче катында урнашкан ЗАГСлар республика шәһәрләрендә юктыр да инде ул. Димәк, безнең яшь парлар утырган туй машиналары да горурланып заманча бина янына килеп туктар. Гаилә коручылар тагын да артып, Лениногорск - яшьләр шәһәре булуын тагын бер кат раслар.
Ләйсән Шәрәфетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗАГС