Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Сабантуй бәйрәме гөрләде (+ 30 фото)

Көтеп алынган Сабантуй бәйрәме шаулап-гөрләп, биеп-җырлап, күңел ачып узды.

Сабантуй  мәйданы кунакларны, лениногорскилыларны бизәлеп, гармун моңнары белән каршы алды. Милли йортлар эшләде. Балалар өчен төрле уен мәйданчыклары, батут бар иде. Тамак ялгап алу өчен шашлык, пылау, шаурмалар әзерләнде.

Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендә Татар дәүләт фольклор музыка ансамбле бик матур чыгыш тәкъдим итте. Шулай ук сәхнәдә Лениногорскиның үзешчән артистлары чыгыш ясады.

Лениногорск Сабантуена Кемерово өлкәсеннән делегация килде. Кемерово өлкәсеннән  Кузбасс Парламенты рәисе урынбасары Юрий Скворцов, милли сәясәт һәм мәдәният министры урынбасары Татьяна Акимова, милли мәдәният идарәсе рәисе Таһир Бикчәнтәев
иде.

Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин лениногорскилыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерде.

Сабантуй - авыл хуҗалыгында көч куючыларның  бәйрәме. Бүген дә терлекчелектә, игенчелектә тырышып эшләүчеләрне бүләкләделәр.

Татарча көрәш тә бик кызу барды, нәтиҗәдә Сабантуйда абсолют батыр булып Рөстәм Йосыпов калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев