Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида сайлауларда милли диаспора вәкилләре дә актив тавыш бирә

Лениногорск – күпмилләтле район. Дус-бердәм булып гомер итәбез.

 

 

Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауның беренче көнендә үк Лениногорскиның милли диаспора вәкилләре тавыш бирергә килде.
12нче лицейда урнашкан 1807нче сайлау участогына әрмән милли-мәдәни автономиясенең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Арег Геворкян беренчеләрдән булып улы һәм килене белән килде.

-    Россиядә 25 елдан артык яшим, һәрвакыт сайлауларга киләм. Сайлау – мөһим вакыйга. Илнең киләчәге хәл ителә торган көн, - ди Арег Алексоевич.

Аның фикеренчә, сайлау өчен алда тагын ике көн булуга карамастан, бүген үк килергә булганнар.

Бүгенге көндә  Лениногорскида Россия гражданлыгы булган 200гә якын әрмән милләтеннән булган халык яши. Алар төрле өлкәләрдә эшли. Арег Геворкян әрмән милли-мәдәни автономиясенең җирле бүлекчәсен 2014 елдан – бүлекчә барлыкка килгәннән бирле җитәкли.

Лениногорскида 9 милли диаспора үз эшчәнлеген актив алып бара. Лениногорскида яшәүче әзәрбайҗан, үзбәк, таджик диаспоралары да үз тавышларын бирәчәк.

#ВыборыГосдума2021 #ВыборыТатарстан #Выборы #Татарстан #Госдума

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X