Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида шахматны гомум укыту проекты буенча республика семинары үтте (+ ФОТОЛАР)

Бүген Лениногорскида шахмат уены тантана итә: бездә шахматны гомумукыту буенча республика семинары үтте. Шәһәргә Татарстан районнарыннан мәгариф идарәсе урынбасарлары, “Үсеш ноктасы” үзәкләренең өстәмә белем бирү педагоглары килде.

 


2017 елда Лениногорск Татарстанда беренчеләрдән булып дәресләргә шахмат интеграциясе алымнарын кертүне башлап җибәрде. Бүгенге көндә безнең шәһәр һәм район мәктәпләрендә шахмат укыту буенча башкаларга да күрсәтерлек тәҗрибә тупланган.

Семинарның пленар өлешендә катнашучы ТР Мәгариф һәм фән министры Алсу Асадуллина, Мәскәүдән Халыкара шахмат союзы президенты Александр Костьев, Мәскәүдән “Каисса” үзәге директоры Эльвира Уманская (ул безнең якташыбыз) Лениногорскида шахмат фәне предметлар укыту эшчәнлегендә дә, дәрестән тыш эшчәнлектә дә киң кулланылуын әйттеләр.

Мәдәният сараеның икенче катында шәһәр һәм район мәктәпләре әзерләгән күргәзмәләрдә шахмат проекты буенча эшчәнлекләре киң яктыртылган иде.

Тулырак “Заман сулышы” газетында җомга санында укый аласыз.
Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X