Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида тракторчы-машинистка имтихан тапшырдылар

Күптән түгел политехника колледжында А1 категорияле моточараларга, шулай ук С, D, E категорияле тракторчы-машинистларга укучылар арасында имтихан тапшыру үтте.


Имтихан тапшыручылардан машинаны куркынычсыз эксплуатацияләү, юл кагыйдәләре буенча белемнәр таләп ителде.

А1 категориясе имтиханына 17 кандидат кертелде. Шуның 16сы- уңышлы тапшырып чыкты. Йөртү күнекмәләре карда-сазлыкта йөри торган STELS техникасында тикшерелде.
Тракторчы-машинистлар арасында 15 кеше гариза тапшырган иде, 14е – имтиханга кертелде. 13 кеше тракторчы-машинист таныклыгы алачак.

Ике курсант өчен янәдән имтиханнар булачак.
Имтихан тапшырручыларга якын көннәрдә таныклык биреләчәк.

 

Илнур Галимов, Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инженеры- инспекторы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев