Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида туберкулезга каршы көрәш айлыгы

Район һәм шәһәрдә туберкулезга каршы көрәш буенча айлык бара. Эпидемиологик хәл әлеге авыруның күрсәткече югары булуын күрсәтә. Бу соңгы елларда мигрантлар, качаклар, йортсыз-җирсезләрнең күбәюе белән дә бәйле. Лениногорск районында узган ел 100 мең кешегә авыру күрсәткече 48,9 тәшкил иткән (республика буенча бу 42,4 күрсәтә). Балалар арасында да күрсәткечнең үсүе зур...

Район һәм шәһәрдә туберкулезга каршы көрәш буенча айлык бара.
Эпидемиологик хәл әлеге авыруның күрсәткече югары булуын күрсәтә. Бу соңгы елларда мигрантлар, качаклар, йортсыз-җирсезләрнең күбәюе белән дә бәйле.
Лениногорск районында узган ел 100 мең кешегә авыру күрсәткече 48,9 тәшкил иткән (республика буенча бу 42,4 күрсәтә). Балалар арасында да күрсәткечнең үсүе зур борчу тудыра. 2013 елда - 5,7 булса, узган ел 34,2гә җиткән. Туберкулездан саклану өчен профилактиканың специфик һәм специфик булмаган ысуллары бар.
Беренчесенә туберкулезга каршы вакцинация һәм ревакцинация ясау керә. Безнең илдә БЦЖ вакцинациясе прививкалар календарена кертелгән. Ул, белгәнебезчә, бала туганнан соң беренче көннәрендә ясала. Инфекция йоктыру куркынычы зур булганлыктан, туберкулездан саклануның шуннан да ышанычлы юлы юк.
Дөрес туклану, хезмәт һәм ял режимын саклау, спорт белән шөгыльләнү, тәмәкедән баш тарту, исерткеч эчемлекләр белән мавыкмау - болар специфик булмаган төргә керә. Организмны саклаучы чараларны арттыру, тышкы тирәлекне сәламәтләндерү - профилактиканың бер юнәлеше.
Авыруны иртә стадиядә флюорография аша ачыклап була. 2014 елда рентген тикшеренүен шәһәр һәм район халкының 99 проценты узган. Аны ел саен үтеп, сәламәтлегегез турында кайгыртып торыгыз. Начар хис иткәндә, табибка баруны кичектерергә ярамый. Соңга калуыгыз бар.
Рамилә Мөхәммәдиева,
«Гигиена һәм эпидемиология үзәге»нең Лениногорск филиалы табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: туберкулез