Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәме узды (ФОТОЛАР)

Бүген - Тукай бәйрәме, шигърият бәйрәме. Лениногорскилылар шәһәрдәге Габдулла Тукай һәйкәле янына җыелды. Монда тантаналы митинг узды.

Бәйрәмгә авыллардан, шәһәр балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән, шулай ук укытучылар, тәрбиячеләр, "Чишмә" берләшмәсе язучылары, каләм ияләре килгән иде.

Балалар Тукай шигырьләреннән театральләштерелгән өзекләр күрсәтте, аның шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар. Шәһәр һәм район мәктәп укучыларының талантына, матур итеп сөйләүләренә сокланырлык иде.

Лениногорскилыларны бүгенге тантаналы көн белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Җирле язучылар да котлап, шигырьләр укыдылар.

Шигърият бәйрәме алдыннан "Моңлы Тукай теле" муниципаль конкурсы узган иде. Анда бик күп бала катнашкан. Бүген исә катнашучыларга һәм җиңүчеләргә Дипломнар тапшырдылар. Аларны Мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова тапшырды.

Соңыннан бергәләп бөек шагыйребез Габдулла Тукайның "Туган тел" җырын башкардык. Аннан һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Текст һәм фото: Розалия Мостафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев