Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида уза торган “Бәйге” Россиядә иң яхшысы дип табылган

“Бәйге” этно-спорт бәйрәме менә берничә ел Лениногорскида Югары Каран авылында “Алмакай” ат утарында уздырыла. Күптән түгел ул Россиякүләмендә милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшысы дип танылды.


Өченче россиякүләм милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсе конкурсында иң яхшы практик бәйгесендә Россиянең 55 регионыннан 255 заявка килгән булган. 89 заявка Идел буе федераль округыннан килгән. Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә 24 оешма җиңүче була.

Лениногорскиның Халыклар дуслыгы йорты һәм “Татар аргамагы” берләшмәсе конкурска төрки халыкларның спорт бәйрәмен – “Бөйге” тәкъдим итә. Ул “Ресурс мохите” номинациясендә беренче урын ала.

“Татар аргамагы” берләшмәсе лениногорскилыларга “Алмакай” ат утары буларак таныш. Монда татар атлары токымын үрчетү белән шөгыльләнүдән тыш, милли бәйрәмнәрне торгызу буенча да эш алып барыла, “Бәйге” шуларның берсе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев